ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

6 июнь – бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның туган көне, аның иҗатын кечкенә һәм олылар да ярата, шуңа күрә бу көнне бөтен ил буенча Пушкин көнен билгеләп үтәләр. 5 июнь көнне Максабаш авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Пушкинны укыйбыз» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр. Әңгәмә яшь укучыларга Пушкиннның тормыш һәм иҗат юлы, әкиятләр сюжетларын искә төшерде, ә ахырда узган күңелле викторина белемнәрен ныгытты. Балалар тәкъдим ителгән әкияттән өзекләрне дәвам иттеләр, иллюстрацияләр буенча әкиятләрне таныдылар.

Без табигатьтән, табигать бездән башка яши алмый. Ләкин ул безнең игътибарга, яратуга, саклауга мохтаҗ. Безнең төп максат: әйләнә-тирәдәге яшеллекне, зәңгәр күк йөзен, саф һаваны һәм дусларыбыз – хайваннар, кошлар, бөҗәкләрне саклап калу. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән авылыбыздагы “Изгеләр чишмәсе”нә экскурсия оештырды. Чишмәнең әйләнә-тирәсе чүп үләннәреннән һәм чүп-чардан чистартылды. “Туган якның табигатен саклыйк” исемле темага шигырьләр укылды.

 Балалар өчен Александр Сергеевич әкиятләре буенча кычкырып укулар узды. Әкият геройлары үз гамәлләре белән безгә яхшылык, хакыйкатьне явызлыктан аерырга, гадел, кыю булырга өйрәнергә ярдәм итә. Башта балалар Александр Сергеевичның барлык әкиятләрен искә төшерделәр, шулай ук викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара барышында «Алтын әтәч», «Алтын балык» әкиятләрен кычкырып укыдылар.

Без - мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл яшьләре, атлар җигеп, 4 июнь көнне Сабантуй бәйрәме өчен бирнә җыйдык. Бу традиция буыннан - буынга күчеп, үз кыйммәтен югалтмыйча, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Традиция буенча, бүләк сыйфатында яшь кызлар чиккән кулъяулыклар, ә яшь киленнәр чиккән сөлгеләр бүләк иттеләр. Бу чара күңелле җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Бирнә җыючыларны киң күңелле авылдашларыбыз милли ризыклар һәм самавыр чәе белән сыйладылар.

4 июньдә Шармыш авыл китапханәсенең яшь укучылары өчен куркынычсызлык һәм балигъ булмаган балалар хокуклары буенча «Маленький человек – большие права» дип исемләнгән юридик белем сәгате үткәрелде.

Сабантуйга сөлге, бүләкләр җыю борынгыдан килгән күркәм йолабыз. Яшь киленнәр сабантуй батырына дип сөлгеләр чиккәннәр. Шул рәвешле кул эшләренә осталыкларын, уңганлыкларын күрсәткәннәр. Матур сөлге батыр иңенә салынганчы, колгада җилфердәп, аңа дан җырлап торган. Шәтке авылында да 3 июнь көнне сөлге җыюны оештырдылар. Әлеге чарада без, мәдәният хезмәткәрләре, дә катнаштык.   Гел шулай матур гадәтләребезне югалтмыйча саклый алсак иде.

5 июнь көнне Байлар Сабасында өстәмә белем бирү педагоглары Хәбиров Р.Г. һәм Вафин И. И. җитәкчелегендә 2011-2012 елгы футболчылар командасы «С дивизионы» футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабының 3 турында катнашты.

3 июнь көнне Байлар Сабасында өстәмә белем бирү педагогы Хәбирова Р.Г. җитәкчелегендә 2009-2010 елларда туган футболчылар командасы «С дивизионы»футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабының 2 турында катнашты.

Шул уңайдан, Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә балалар өчен “Балачак - күңелләрдә мәңге калачак” дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрде. Бәйрәмдә катнашучылар төрле конкурсларда, кызыклы һәм күңелле уеннарда, эстафеталарда катнаштылар. Бәйрәм барышында балалар татлы ризыклар белән сыйландылар һәм батутларда сикерделәр. Авыл үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән концерт карадылар. Бүгенге бәйрәм чарасыннан өлкәннәр дә, ​ балалар да бик кәнәгать калдылар.

Бүген " Ак каен" лагерьның 5 нче көне. Укучылар табигатьтә экскурсиядә  булдылар. Экскурсия вакытында "Табигатькә сакчыл караш" темасы буенча әнгәмә үткәрелде. Укучылар хәрәкәтле уеннар уйнадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International