ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

2 июнь көнне Теләче мәйданында 2005 елгы һәм аннан да кечерәк егетләр һәм кызлар арасында волейбол буенча Теләче муниципаль районы беренчелеге узды. Барлыгы 10 егетләр, 8 кызлар командасы  катнашкан әлеге беренчелектә урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

Бүген "Ак каен" легареның 2нче көне. Укучылар табигатькә экскурсия ясадылар, чишмә янында булдылар, аны чуп-чарлардан арындырдылар.

1 июнь, гадәттәгечә, һәр елны Халыкара балаларны яклау көне буларак билгеләнеп үтелә. Безнең балалар өчен – ул һәрвакыт иң күркәм һәм иң көтеп алынган бәйрәм, чөнки мәктәпләрдә укулар тәмамланган һәм каникуллар башланган вакыт бу. Шул  уңайдан 2 нче июнь көнне Баландыш авылының ял паркында мәдәният,мәктәп,балалар бакчасы хезмәткәрләре тырышлыгы нәтиҗәсендә “Әкияти балачак илендә”дигән бәйрәм чарасы уздырылды.Балаларны тәбрикләргә район башлыгы Нәҗип Хаҗипов ,  “Наз” хәйрия фонды җитәкчесе Нурания Сайфетдинова да килде.

Бу көнне һәркайда балалар җырлары, шатлыклы көлүләр яңгырый. Җәй, бу искиткеч бәйрәм көне кебек якты биттән башлана. Шәтке мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Бәхет, кояш, дуслык - менә нәрсә ул балачак!”дип исемләнгән  мәктәп яны лагереның урта һәм кече төркемнәрендә  йөрүче балалар белән күңелле кичә үткәрделәр. Балалар танып-белү викторинасы сорауларына, табышмакларга җавап бирделәр, шигырьләр сөйләделәр, дуслык, бәхет һәм тынычлык турында җырлар башкардылар, төрле уеннар уйнадылар. Көне буе мәйданчыкта "Җәйге китапханә" эшләде.

Елның кайсы гына вакыты булмасын балачакның һәрбер мизгеле рәхәт тә, татлы да булып истә кала. Балачагыбыз күбесенчә уйнап, әкиятләр тыңлап уза.

Безнең балалар өчен – ул һәрвакыт иң күркәм һәм иң көтеп алынган бәйрәм, чөнки мәктәпләрдә укулар тәмамланган һәм каникуллар башланган вакыт бу. Һәм һәрвакыт шулай булып калсын да!. Иң мөһиме – балаларыбыз бәхетле һәм кешелекле булып үссеннәр.  Бу  көнне  Олы Мәтәскә  авылы мәдәният хезмәткәрләре дә лагерьда йөрүче укучылар белән бәйрәм иттеләр. Төрле уеннар уйнатылды, табышмаклар, мәкальләр  әйтеш оештырылды,  балачак турында шигырьләр сөйләнде. Бәйрәм бик күңелле үтте.

Балалар өчен  ул һәрвакыт күркәм һәм иң көтеп алынган бәйрәм, чөнки мәктәпләрдә укулар тәмамланган һәм каникуллар башланган вакыт. Балалар тиешле белем, тәрбия алсын өчен, сәламәт булсыннар һәм һәрьяклап алга таба үссеннәр өчен, бу көнне Олы Мишә урта мәктәбе базасында “Ак каен” көндезге җәйге лагерь  үз эшен башлап җибәрде. Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. лагерьга йөрүче балалар белән “Иң зур бәхет – балачак!” исемле күңел ачу кичәсе үткәрде. Балалар өчен стадионда төрле спорт ярышлары, кызыклы уеннар оештырылды.  Китапларга күзәтү үткәрелде.

2 июнь көнне Биектау шәһәрендә Өстәмә белем бирү педагоглары Хәбиров Р.Г., Вафина И. И. җитәкчелегендә 2011-2012 елгы футболчылар командасы «С дивизионы»футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабының 2 турында катнашты.

Шул унайдан Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре саф һавада балалар өчен мавыктыргыч чара уткәрделәр.  Әлеге чара жыр, бию, уен-көлке белән урелеп барды.  Балалар торле конкурсларда, уеннарда  катнаштылар, бүләкләр алдылар. Аларнын йөзлэрендә кояш балкыды. Барысы да бик канәгать һәм шат иделәр.

Иске Җөри авылы китапханәсендә  яшьләр белән  “Терроризм һәм  экстремизмга  каршы бергәләп көрәшик“  дип исемләнгән мәгълүмәт сәгате үтте. Әлеге тематик сәгатнең максаты яшьләрдә террорчылык  һәм экстремистлык кебек куркыныч күренешләргә каршы  тискәре караш тәрбияләү иде. Яшьләргә илебездә булган терракт очраклары турында сөйләнелде, андый куркыныч хәлләргә юлыкмас өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәклеге аңлатылды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International