Теләче мәйданында 2005 елгы һәм аннан да кечерәк егетләр һәм кызлар арасында волейбол буенча Теләче муниципаль районы беренчелеге узды.

2022 елның 8 июне, чәршәмбе

    2 июнь көнне Теләче мәйданында 2005 елгы һәм аннан да кечерәк егетләр һәм кызлар арасында волейбол буенча Теләче муниципаль районы беренчелеге узды. Барлыгы 10 егетләр, 8 кызлар командасы  катнашкан әлеге беренчелектә урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

Егетләр:

1 урын – Теләче 1

2 урын – Иске Җөри 1

3 урын – Иске Җөри 3

4 урын- Теләче 2  командалары

Кызлар:

1 урын – Теләче 1

2 урын – Шәтке 1

3 урын – Теләче 3

4 урын – Шәтке 3 командалары

 

 Призер командаларга грамота, медальләр, ә җиңүче командага Кубок та тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International