Җәйнең беренче көне күңелләргә җылылык, яктылык, мәрхәмәтлелек өстәүче бәйрәм – Балаларны яклау көне буларак билгеләнеп үтә.

2022 елның 8 июне, чәршәмбе

Елның кайсы гына вакыты булмасын балачакның һәрбер мизгеле рәхәт тә, татлы да булып истә кала. Балачагыбыз күбесенчә уйнап, әкиятләр тыңлап уза. Бәйрәм  көне уңаеннан Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә яңа төзелгән балалар мәйданчыгында «Һәр күңелдә яңгырасын балачак җыры” дип исемләнгән  уенлы күңел ачу программасы уздырды. Мәдәният хезмәткәрләре балаларны бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырдылар, балалар «Яраткан әдәби геройлар парады» дип исемләнгән әдәби викторина сорауларына җавап биреп, зирәклектә көч сынаштылар, уеннарда, конкурсларда активлык күрсәтеп, үзләрен җитезлек һәм тапкырлыкта сынадылар. Чара ахырында китапханәче җәйге каникулларны кызыклы һәм мавыктыргыч үткәрү өчен китапханә белән дус яшәүләрен теләде. Барлык катнашучыларга да баллы күчтәнәчләр бирелде. Бәйрәм бик күңелле үтте!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International