ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала.  Әлеге көн уңаеннан  Иске Җөри  авыл  китапханәчеләре мәктәп яны лагерына һәм балалар бакчасына  йорүче  балалар белән  “Балачак - бәхет иле” исеме астында  күңелле уеннар белән   бәйрәм чарасы  үткәрделәр.  Балалар төрле кызыклы конкурсларда катнаштылар, чара ахырында коктейль һәм баллы ризыклар белән сыйландылар.

31 май көнне татар теле һәм әдәбияты укытучыларының «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы эшендә яңартылган Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру" дигән темага РМО утырышы булып узды. Утырыш барышында Баландыш төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мингазова Л.М. чыгыш ясады. Ул яңартылган ФГОС буенча курсларда алынган мәгълүматны җиткерде. Соңыннан методист Сәхабиева Г.М. уку елына йомгак ясады.

1 июнь, Халыкара балаларны яклау көнендә, Казан шәһәренең «Әкият» балалар үзәгендә «Укучының мәдәни көндәлеге» республика проекты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып узды. Тантаналы чара кысаларында җиңүчеләр өчен күңел ачу чарасы һәм «Чудо для Маши» спектакле күрсәтелде.

 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне. Шул уңайдан, Теләче мәдәният һәм ял паркында китапханә хезмәткәрләре тарафыннан «Встретим лето весело» дип исемләнгән акция үткәрелде.

Бәйрәм уңаеннан Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән «Балачак илендә» исеме астында табигатькә экскурсия оештырдылар.Табигать кочагында балалар кошлар җырлавын тыңладылар, күркәләр җыйдылар, хайваннарны күзәттеләр. Алар турында китапханәченең сөләгәненнән кызыклы мәгълүмат алдылар. Бик күп кызыклы һәм матур табигать кхренешләрен фотога төшерделәр. Шулай итеп без табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбиялибез. Балаларның табигать турындагы белемнәрен арттырабыз, тулыландырабыз. Туган як табигате турында балачакта алган хис-кичерешләр еш кына гомер буе истә кала. Алар балаларда туган ягыбызга карата  мәхәббәт хисе уята, соңрак ул туган илгә карата тирәнрәк  мәхәббәт хисенә әверелә.

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, начар гадәтләрдән арына белергә өйрәтү, көчле рухлы булырга өндәү максатыннан 31 нче май көнне Баландыш авыл китапханәсендә яшьләр белән “Тәмәке тарту зарарлы гадәт” дигән информацион дәрес үткәрелде.

Болар һәр кешене бизи торган асыл сыйфатлар. Шәфкатьле булу - барлык күркәм гадәтләрнең башы, әдәплелекнең нигезе. Шул уңайдан  31 май көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре төрле сыйныф укучылары белән түгәрәк өстәл артында әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә  ”Кечегә шәфкатьле, олыга хөрмәтле” дип аталды.  Бары шәфкатьле бала гына бәхетле, тәүфыйклы, мәрхәмәтле, игътибарлы, кешелекле була ала, - дип аңлатты мәдәният хезмәткәрләре.

Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала.

Шул уңайдан, бүген районның үзәк ял паркында елдагыча, бәйрәм чарасы гөрләде. Балаларны бәйрәм белән район башлыгы Нәҗип Хаҗипов һәм районыбызга эш сәфәре белән килгән мәртәбәле кунаклар, мәгариф бүлегенең җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна котлап, барлык балаларга да саулык-сәламәтлек, бәхет, әти-әниләренә сабырлык, рух ныклыгы, йортларына иминлек һәм бәрәкәт теләде. Бу көнне фән олимпиадаларында, республика бәйгеләрендә җиңү яулаган укучыларны һәм аларның әти-әниләрен, районда үткәрелгән чараларда актив хезмәттәшлек күрсәткән коллективларны, аларның җитәкчеләрен дә сәхнә түрендә хөрмәтләделәр. Балалар өчен кызыклы уеннар булды.

Тәмәке тарту - заманыбызның глобаль проблемасы.  Тәмәкенең кеше сәламәтлеге өчен тискәре йогынтысы бик зур. Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Тәмәке төтененә юк!” исемле китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдә тәмәке тартуның зыяны һәм әлеге зарарлы гадәттән баш тарту ысуллары турында китаплар, журналлар һәм буклетлар урын алды.

Авылыбызда 7 чишмә булу – ул зур байлык.

Казаклар авылы китапханәчесе Альбина Рәхмәтуллина “Ахирәтләр мәҗлесе” берләшмәсе кысаларында “Авылның мәдәни - рухи мирасы, авылым чишмәләре” дип исемләнгән кызыклы экологик экскурсия үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International