31 май көнне татар теле һәм әдәбияты укытучыларының «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы эшендә яңартылган Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру" дигән темага РМО утырышы булып узды. Утырыш барышында Баландыш төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мингазова Л.М. чыгыш ясады. Ул яңартылган ФГОС буенча курсларда алынган мәгълүматны җиткерде. Соңыннан методист Сәхабиева Г.М. уку елына йомгак ясады.