«Укучының мәдәни көндәлеге»

2022 елның 8 июне, чәршәмбе

1 июнь, Халыкара балаларны яклау көнендә, Казан шәһәренең «Әкият» балалар үзәгендә «Укучының мәдәни көндәлеге» республика проекты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып узды. Тантаналы чара кысаларында җиңүчеләр өчен күңел ачу чарасы һәм «Чудо для Маши» спектакле күрсәтелде.

Проектта катнашучылар-1-4 сыйныф укучылары. 2014 елдан башлап ел саен сентябрьдән май аена кадәр китапханәләрдә проект кысаларында төрле чаралар үткәрелә, укучылар китапханәләргә, музейларга, кинотеатрларга һәм башка мәдәният учреждениеләренә йөриләр. Быел Теләче районы буенча җиңүчеләр булып түбәндәге укучылар танылды:

Хәбиров Альмир (Теләче урта мәктәбе);

Фәсхиева Сәйдә (Теләче урта мәктәбе);

Мозаффарова Иллария (Шәтке урта мәктәбе);

Вакказова Зәлия (Теләче урта мәктәбе).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International