Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге көн уңаеннан Иске Җөри авыл китапханәчеләре мәктәп яны лагерына һәм балалар бакчасына йорүче балалар белән “Балачак - бәхет иле” исеме астында күңелле уеннар белән бәйрәм чарасы үткәрделәр. Балалар төрле кызыклы конкурсларда катнаштылар, чара ахырында коктейль һәм баллы ризыклар белән сыйландылар.