ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

Мәдәният хезмәткәрләре Шәтке авыл мәдәният йорты һәм китапханә тирәсен тәртипкә китереп,петуния һәм башка матур чәчәкләр утыртылар. Чәчәкләр утырту матур традициягә әверелде, чөнки һәр клумба тиздән матур төсләр белән тулыландырачак, мәдәният йорты хезмәткәрләренә генә түгел, Шәтке авылы халкына да яхшы кәеф тудырачак.

Рус язучысы К. Паустовскийның тууына 130 ел тулу уңаеннан Әбде авыл китапханәсе 31 май көнне авторның китаплары буйлап сәяхәт үткәрде. Чарада балалар язучының тормыш юлыннан кызыклы фактлар, аның хикәяләре, әкиятләре белән таныштылар. Язучының хикәяләре һәм әкиятләре табигатькә мәхәббәт, күзәтүчәнлек, игелек һәм намуслылыкка өйрәтә. Укучылар  Константин Георгиевичның табигать турында гына түгел, ә шулай ук популяр булган хәрби темага язылган  хикәяләр һәм әкиятләре белән танышты.

Балаларның киләчәге матур булсын өчен, тыныч имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк. Безнең тормыш балаларыбызда.Балаларны яклау көне уңаеннан без  үзебезнең балалар бакчасында 1 июнь көнне милли  бәйрәмебез – Сабантуй үткәрдек.  Сабантуй - язгы кыр эшләре беткәннән соң үткәрелә торган милли бәйрәмебез.Сабантуйга әти-әниләр, авыл мәктәбендә укучы балалар да килде.  Сабантуйда моңаеп торучылар булмады. Һәр бала  ярышларда үзләренең көчләрен сынады. Балалар күмәк йөгерүдә , кашыкка  йомырка салып ярышуда, чокыр белән су ташуда, таяк тартышуда ярыштылар Соңыннан лотарея уены уйнатылды- бер бала да бүләксез калмады.Балалар өчен киләчәктә тә сөенеп, куанып яшәргә насыйп булсын.

Традиция буенча "Акчарлак" мәктәп яны лагереның беренче көне Балаларны яклау көненә туры килә. Иртәнге линейкадан соң ял итүчеләргә юл йөрү, пожар куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелде, көн тәртибе аңлатылды. Төшке аштан соң Алан мәдәният йорты белән берлектә "Күңелле балачак" дип аталган бәйрәм оештырылды. Анда балалар үзләренең бердәм, дус булуларын расладылар, физик яктан активлыкларын күрсәттеләр. Төрле бәйгеләрдә катнашып җиңү яуладылар. Чара ахырында күңелле уеннар тәкъдим ителде. 

1 июнь көнне Баландыш төп мәктәбендә “Кояшкай” мәктәп яны лагеры эшли башлады. Анда 10 бала ял итә. Лагерьда чаралар алдан төзелгән программасы нигезендә, алып барыла. Тәрбиячеләр укучыларны лагерьның эш планы белән таныштырдылар, юл хәрәкәте иминлеге һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрделәр. Асфальтта балаларны яклау көне уңаеннан  рәсем  ясау конкурсы үткәрелде.

Олы Мишә урта мәктәбе базасында "Ак каен" көндезге җәйге лагерь үз эшен башлап җибәрде. Лагерьда барысы башлангыч сыйныфлардан 15 бала ял итәчәк. Бүген балаларны яклау көне буларак, стадионда төрле спорт ярышлары, балалар өчен кызыклы уеннар оештырылды.

1 июнь – Балаларны яклау көнендә Казан дәүләтциркында «Ел хәйриячесе» исеменә республика конкурсына йомгак ясау кысаларында тантаналы чара оештырылды

Быел,"Библиотөн-2022" акциясенең темасы  "Россия халыкларының мәдәни мирасын саклау елы"на багышланды.Әлеге акция кысаларында китапханәдә балалар өчен  әдәби танып-белү программасы, уеннар-викториналар, тематик күргәзмә, татар халык әкиятләрен кычкырып укулар һәм аларны карау оештырылды.

28 май - балалар шагыйре Бари Рәхмәтнең тууына 115 ел тулу уңаеннан Алан авылы китапханәсендә мәктәп укучылары белән “Сабый күңелле шагыйрь” дип исемләнгән әдәби сәгать үтте. Китапханәче укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Укучылар Б. Рәхмәтнең китапханәдә булган китапларыннан сәнгатьле итеп шигырьләр укыдылар. “Җәй җитте”, “Минем дуслар” исемле шигырьләре буенча фикер алышу үткәрелде.

28 май көнне Шәтке авыл китапханәсендә балалар өчен китапханә дәресе үткәрелде. Дәреснең максаты-балаларны «китапханә», «китап фонды», «абонемент», “картотека” кебек төшенчәләр белән таныштыру.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International