Бөтенроссия китапханәләр көне.

2022 елның 8 июне, чәршәмбе

28 май көнне Шәтке авыл китапханәсендә балалар өчен китапханә дәресе үткәрелде. Дәреснең максаты-балаларны «китапханә», «китап фонды», «абонемент», “картотека” кебек төшенчәләр белән таныштыру. Дәрестә балалар китапханәдә булган белешмә басмалар белән таныштылар. Китапханәдә бик күп китаплар саклана. Бирегә өлкәннәр дә, балалар да килә. Күбесе китапны өйгә алып укый. Ә кайберәүләр монда, уку залында, укыйлар, өстәл уеннары уйныйлар. Балалар китапханәдә күпме китап саклана, аларның кайсылары – балалар өчен икәнен белделәр. Китапханәче энциклопедияләр, белешмәлекләр, сүзлекләр һәм  иллюстратив материал кулланып кирәкле материал эзләү ысуллары турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International