1 июнь көнне Баландыш төп мәктәбендә “Кояшкай” мәктәп яны лагеры эшли башлады. Анда 10 бала ял итә. Лагерьда чаралар алдан төзелгән программасы нигезендә, алып барыла. Тәрбиячеләр укучыларны лагерьның эш планы белән таныштырдылар, юл хәрәкәте иминлеге һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрделәр. Асфальтта балаларны яклау көне уңаеннан рәсем ясау конкурсы үткәрелде.