1 июнь – Балаларны яклау көнендә Казан дәүләтциркында «Ел хәйриячесе» исеменә республика конкурсына йомгак ясау кысаларында тантаналы чара оештырылды. Әлеге чарада Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Теләче муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Галимова Ф.М. җитәкчелегендә өч күпбалалы гаилә катнашты. Программага “СУ,УТ һәм ЯКТЫЛЫК!" цирк тамашасы кергән иде. Шулай ук гаиләләргә бүләк сертификатлары тапшырылды. Ә бәйрәм «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында бәйрәм табыны артында дәвам итте.
Әти-әниләр сәфәрне оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Алар мәдәни чарадан онытылмас тәэсирләр алдылар.