Без табигатьтән, табигать бездән башка яши алмый. Ләкин ул безнең игътибарга, яратуга, саклауга мохтаҗ. Безнең төп максат: әйләнә-тирәдәге яшеллекне, зәңгәр күк йөзен, саф һаваны һәм дусларыбыз – хайваннар, кошлар, бөҗәкләрне саклап калу. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән авылыбыздагы “Изгеләр чишмәсе”нә экскурсия оештырды. Чишмәнең әйләнә-тирәсе чүп үләннәреннән һәм чүп-чардан чистартылды. “Туган якның табигатен саклыйк” исемле темага шигырьләр укылды.