4 июньдә Шармыш авыл китапханәсенең яшь укучылары өчен куркынычсызлык һәм балигъ булмаган балалар хокуклары буенча «Маленький человек – большие права» дип исемләнгән юридик белем сәгате үткәрелде. Катнашучылар олылар проблемаларына сәяхәт ясадылар, тискәре гамәлләр кылуның нәтиҗәләре турында сөйләштеләр. Куркыныч вакытта үзеңне ничек тотарга, законны бозмаска һәм кирәк вакытта аның ярдәменә килү буенча фикер алыштылар. Г. Остерның "Балалар хокуклары" китабы белән таныштырылды,, эчтәлеге буенча күзәтү ясады. Һәр кеше балачактан ук үз хокукларын һәм бурычларын, хокук бозулар өчен җаваплылыкны белергә тиеш.