Татар халкының иң яраткан бәйрәме булган Сабантуйга да санаулы көннәр калды.

2022 елның 8 июне, чәршәмбе

Сабантуйга сөлге, бүләкләр җыю борынгыдан килгән күркәм йолабыз. Яшь киленнәр сабантуй батырына дип сөлгеләр чиккәннәр. Шул рәвешле кул эшләренә осталыкларын, уңганлыкларын күрсәткәннәр. Матур сөлге батыр иңенә салынганчы, колгада җилфердәп, аңа дан җырлап торган. Шәтке авылында да 3 июнь көнне сөлге җыюны оештырдылар. Әлеге чарада без, мәдәният хезмәткәрләре, дә катнаштык.   Гел шулай матур гадәтләребезне югалтмыйча саклый алсак иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International