Бу бәйрәм җәмгыятькә Пушкинның Россия һәм тулаем дөнья мәдәнияте өчен иҗади мирасын аңлата. Ул дөнья мәдәниятенең иң яхшы үрнәкләре белән генә чагыштырырлык яңа, классик сәнгатькә нигез салучы булды. Пушкин - Россия исеме, Россия горурлыгы. Бу дата уңаеннан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре китап укучыларны Пушкин әкиятләренең тылсымлы дөньясына чакырдылар. Балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. А.С. Пушкинның әкиятләрен һәм әсәрләрен укуда актив катнаштылар. Китапханәче катнашучыларга бу бәйрәмнең барлыкка килүе турында сөйләде, бөек шагыйрьнең рус теле үсешенә керткән өлеше, аның Ватанга һәм үз халкына булган мәхәббәте турында сөйләде.