Турнир

2022 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

Шахмат тарихына күз салсак, башта аны 4 кеше уйнаган. Йөрешләр уен сөякләре ыргытып билгеләнгән. Борынгы шахматлар комарлы уеннар рәтенә кергән, хәзер исә шахматларны салкын акыл белән, һәр адымны ныклап уйлап уйныйлар, анда очраклылык элементы юк дияргә дә була. Шуңа да карамастан, шахмат партиясенең ахырын алдан әйтү мөмкин түгел: бер ялгыш адым партияне бөтенләй икенче юлга кертеп җибәрергә мөмкин. Шашка уены безнең чорга бик борынгы дәверләрдән килгән. Хәзер бу уен спорт төрләренең берсе булып санала.
Физик сыйфатларны түгел, ә күбрәк акыл үсешенә тәэсир итә торган булганга, балалар да аны спорт дип түгел, ә уен дип саный. Шашка уйнау логик фикерләү сәләтен үстерә, зиһенне чарлый, фикер туплауга ярдәм итә, басылып утыруны таләп итә һәм шул сыйфатны тәрбияли. Иң мөһиме, бу уен хәтерне яхшырта. 8 июнь көнне Караширмә авылы клубында да яшьләр һәм олылар арасында шахмат-шашка уены булды. Олылар фикерләү сәләтен ныгыттылар, яшьләр өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International