12нче июнь көнне Россия Федерациясенең Дәүләт бәйрәме — Россия көне билгеләп үтелә

2022 елның 15 июне, чәршәмбе

12нче июнь көнне Россия Федерациясенең Дәүләт бәйрәме — Россия көне билгеләп үтелә. Ул шул ук вакытта иң яшь һәм тантаналы милли бәйрәмнәрнең берсе — Халык аны милли бердәмлек, теләктәшлек һәм тынычлык көне буларак бәйрәм итә. Илебезнең төп байлыгы — аның күпмилләтле  халкы. Һәр халыкның үз мәдәнияте, гореф-гадәтләре бар, аларны сакларга һәм киләчәк буынга тапшырырга кирәк. Шушы  вакыйга уңаеннан Баландыш мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре 10нчы июнь көнне “Кояшкай” мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар белән "Россия - минем Ватаным!" дип аталган уен-дәрес үткәрде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International