Хөрмәтле райондашлар, кайткан кунаклар!

2022 елның 12 июне, якшәмбе

Хөрмәтле райондашлар, кайткан кунаклар!

Сезне Теләче муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән милли бәйрәмебез – Сабан туе белән ихлас тәбрик итәм. Быелгы бәйрәм районыбызның кабат оешуына 30 ел тулуны билгеләп үтү кысаларында уза. Шушы вакыт эчендә Теләче үзәге, авыллар яңа сулыш алып, төзекләнде, зурайды. Күпләгән яңа йортлар, мәктәпләр, административ биналар, спорт корылмалары, мәчетләр, чиркәү калыкты. Бу казанышлар - республикада алып барылган дөрес сәясәт hәм җитәкчелекнең олы ярдәме нәтиҗәсе.​ Халкыбызның “йөзек кашы” булган бәйрәм барыбызга да яңа көчкуәт һәм киләчәк көннәргә ышаныч өстәсен, изге эш-гамәлләргә рухландырсын! Сезне Сабантуй белән ихлас күңелдән котлыйм, исәнлек-саулык, бәхет, гаилә иминлеге, күңел күтәренкелеге телим. Бәйрәм белән!

Нәҗип Хаҗипов, Теләче муниципаль районы башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International