Табигатьне саклаучыларны тәрбияләү, җаваплы булырга, табигатьне яратырга һәм сакларга өйрәтү, аның байлыкларыннан сакчыл файдалану максатыннан 14 июнь көнне безнең балалар бакчасында экологик эшләр марафоны узды.
Педагоглар балалар белән «Табигатьтә үз – үзеңне тоту кагыйдәләре», «Табигать һәм мин-зур дуслар» темаларына әңгәмәләр үткәрделәр. Экологик әкиятләр укыдылар, дидактик уеннар уйнадылар. Тәрбиячеләр җитәкчелегендә балалар бакчасы территориясендә экологик десант үткәрделәр: чүп-чар җыйдылар.