Эльмира Шәрифуллина - Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә язучы татар шагыйрәсе.

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

Аның әсәрләре балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм китапханәләрдә үткәрелә торган бәйрәм чараларында еш башкарыла. 4 июнь көнне шагыйрәгә 75 яшь тулды. Э. Шәрифуллинаның юбилее уңаеннан Айдар авыл китапханәсендә китапханәдә булган китаплары һәм газета-журналларда басылган мәкаләләре, шигырьләре урын алган" Иҗат канатларында” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә укучыларны шагыйрәнең тормышы һәм иҗаты, шулай ук аның иң танылган балалар әсәрләре белән таныштыра. Аның нәфис шигырьләре йөрәкләрне җилкетергә, җаннарны сафландырырга, әллә нинди хыял дөньяларына алып китәргә сәләтле. Шул ук вакытта аның балалар өчен язылган самими шигырьләре дә һәм тормышның катлаулы якларын чагылдырган, зур мәсьәләләрне күтәргән әсәрләре дә күп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International