Александр Пушкинны еш кына хәзерге рус әдәби теленә нигез салучы дип атыйлар.

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

Аның тәрҗемәсе өчен әсәрләре күпме генә авыр булмасын, шагыйрь планетабызның барлык почмакларында да диярлек үз укучылары бар. Аның әкиятләре белән без әле укырга өйрәнмичә таныша башладык һәм күп әсәрләрен яттан беләбез.

 Россиядә Пушкин көне илнең барлык шәһәрләрендә ел саен билгеләп үтелә. Бу көнне бөек шагыйрь иҗатына, әдәбиятына һәм рус теленә багышланган күп кенә мәдәни чаралар үткәрелә.

6 июнь көнне Ачы авыл китапханәсендә Александр Сергеевич Пушкинның тууына 223 ел тулу уңаеннан тормыш юлы һәм иҗатына багышлап «Идут века ,но Пушкин остается» дип исемләнгән китап-иллюстратив күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә бөек рус шагыйренең киң даирә укучыларга иң яхшы китаплары тәкъдим ителде. Укучылар "Что за прелесть эти сказки" дигән бөек шагыйрьнең әкиятләре буенча мавыктыргыч викторинада катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International