12 июньдә илебез Гомуми Россия бәйрәме - Россия көнен билгеләп үтә.

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

Россия көне-ул азатлык, тынычлык һәм игелек бәйрәме. Шул уңайдан Теләче муниципаль районы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль эш буенча белгече Кашапова А.Х. балигъ булмаганнар белән, социаль хезмәт алучылар арасында, «Минем адресым-Россия» мәгълүмат сәгате үткәрде.  Балалар «Россия-минем Туган илем» дигән асфальтта рәсем конкурсында катнаштылар. Балалар туган табигатен, Россия флагын сурәтләделәр-ул Һәр рәсемдә диярлек иде. Чаралар Теләче авылының үзәк паркында 3-нче номерлы социаль участогында узды. Үткәрелгән чараларның нәтиҗәсе буларак, балалар Россия көненең закон, гаделлек, ирек, гражданлык дөньясы нигезендә барлык кешеләрнең дә татулык бәйрәме икәнлеген аңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International