Россия көне – бөтен ил күләмендә билгеләп үтелүче һәм милли бердәмлек символы булган иң әһәмиятле дәүләт бәйрәмнәреннән берсе. 1990 елның 12 июнендә РСФСР халык депутатларының I Съезды РСФСР Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итә. 9 июнь көнне, әлеге истәлекле дата уңаеннан, Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә балалар өчен «Ватанымны шигырьләрдә данлыйк!» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр. Башта балалар Россия көне бәйрәменең килеп чыгу тарихын, аның һәркем өчен әһәмиятле икәнлеген белделәр. Соңыннан Туган ил, Россия турында рус классиклары әсәрләреннән шигырьләр укыдылар. Китапханәгә килүчеләр өчен «Русь, Россия, Туган илем!» дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим ителде. Чара ахырында балалар "Россия рәсем ясый" Бөтенроссия акциясендә катнаштылар.