Ул Россия көненә багышланган. Чара гимн белән башланып китте. Балалар Россия көне турында видеофильм һәм Россиянең төрле регионнары турында мультфильм карадылар. Укучыларга викторина оештырылды, рус шагыйрьләренең Россиягә багышланган шигырьләрен укыдылар. Соңыннан Россия гербы һәм флагының пазлларын җыйдылар.