10 июнь көнне, Россия көне алдыннан, Үзәк авыл китапханәчесе балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Минем Россиям» дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрде. Балаларны бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырды. Илебезнең рәсми символлары турында сөйләде. Алар Россия байрагы турында күп яңалыклар белделәр, аның төсләренең нәрсә аңлатуын ачыкладылар һәм аппликация ярдәмендә йөрәкләр ясадылар. Россия Дәүләт туграсы тарихы турында фикер алыштылар. Мультимедиа презентациясе аларга Ватаныбызның тарихына чумарга һәм аны данлаган бөек кешеләр турында белергә ярдәм итте. Чара барышында балалар мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр.