Сабантуй - чын мәгънәсендә милли рух җәүһәре, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятының бетмәс-төкәнмәс чишмәсе.

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

12 июнь көнне Олы Мәтәскә авылында халкыбызның гасырлар буена яшәп килгән гореф-гадәтләрен, йолаларны, халкыбызның рухи байлыгын  саклап килгән милли бәйрәм - Сабантуйлар гөрләп узды. Татарча көрәш, авыш колгага менү, капчык сугышы, аркан тартыш һәм башка төрле уеннар концерт номерлары белән үрелеп барды. Авылдашлар, кайткан кунаклар күңел күтәренкелеге белән таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International