Олы Мишә урта мәктәбендә базасында эшләп килүче "Ак каен" лагеры "Сәламәтлек һәм спорт" темасына багышланды. Иртәнге аштан соң "Күңелле стартлар" үткәрелде. Балалар 2 командага бүленеп эстафета ярышында катнаштылар. "Баш,аяк һәм кул белән", "Парыңны тап", "Чиләк һәм шар белән йөгерү", "Тупны сикертеп бару" укучыларга аеруча ошады, һәр команда җиңү теләге белән янды. Эстафета ахырында иң җитез һәм иң төгәл укучылар билгеләнде.