30 нче май көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесенең зур гала-концерты узды. Конкурста 3557 кеше катнашып, татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле сөйләүчеләр комиссия хөкеменә шигърият, проза, мәсәл жанрлары буенча үзләренең бәйге эшләрен тәкъдим иткән иделэр. Әлеге эшләр арасыннан 2 турга 310 катнашучы сайлап алынды. Шуларның 40ы җиңүче исеменә лаек дип табылды. Шулар арасында Олы Мишә урта мәктәбе директоры Баширова Нурия Илдус кызы 3 дәрәҗә диплом һәм 25 мең сум куләмендә грант белән буләкләнде. Котлыйбыз!
Олы Мишә балалар бакчасында "Чыгарылыш кичәсе"булып узды. Менә ваемсыз балачак та үтеп бара. Тиздән, бик тиздән уенчыклар икенче планда калачак. Алда уку, уку, уку... Дуслар белән аерылышуы бераз күңелсез билгеле... Балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе - тормышта беренче нәтиҗә һәм, әлбәттә, ата-аналар өчен зур бәйрәм. Ул - матур һәм истәлекле бәйрәмнәрнең, олы тормышның башы. Без, тәрбиячеләр, мәктәптә дә балаларның шаян, актив һәм кыю булып калуларын телибез! Хәерле юл сезгә, кадерле балалар!
Билгеле ки, безнең мәктәпнең күптәнге традициясе бар. Ул да булса, ел саен укулар тәмамлангач походка бару. Быел да, шул традицияне онытмыйча, Баландыш төп мәктәбе укучылары, укытучылар белән табигать кочагына ял итәргә ,экскурсиягә бардылар. Күңелле уеннар уйнадык, матур күренешләр күзәттек, рәхәтләнеп ял итеп кайттык.
26 май көнне Кама Тамагы шәһәрендә 2005-2006 елларда туган футболчылар командасы өстәмә белем бирү педагогы Нәҗметдинов И.К. җитәкчелегендә «С дивизионы»футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабының 1 турында катнашты.
Уен нәтиҗәләре:
Теләче -Балык Бистәсе 2: 0
Теләче –Кама Тамагы 2: 4
2 тур 30 майда Биектау шәһәрендә узачак.
27 майда Казанда пенсионерларның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган XII «Өченче яшь» республика спартакиадасы узды. Теләче районы командасы ярышларда актив катнашты.
Быел әлеге ярышлар танылган көрәшче Рафаэль Мөхәммәтшин истәлегенә дигән статуста үтте. 22 командадан 161 көрәшче катнашкан көрәш ярышларында Теләче районыннан Шәдке авылы егете Эмиль Мавлин икенче урын алды. Котлыйбыз!
26-28 май көннәрендә Актанышта Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы (3 төркем) исәбенә хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды. Теләче районы командасы лаеклы 3 урынны яулады! 1 урында-Чирмешән, 2 урында-Кама Тамагы.
Алга таба да уңышлар һәм җиңүләр телибез!
Хәзерге заман китапханәчесе барлык яктан да камил булырга, бөтен өлкә буенча үз фикере, һәр нәрсәгә үз карашы булырга тиеш. Ә китапханәченең төп бурычы –укучыларны китапханәгә чакырып та, мәҗбүриләп тә түгел, ә укучы үзе кызыксынып килерлек итеп, төрле чаралар уйлап үткәрә белү. 27 май - Гомумроссия китапханәләр көне. Әлеге дата уңаеннан, мәдәният өлкәсендә күрсәткән нәтиҗәле хезмәтебез өчен, Баландыш авыл җирлеге башлыгы Мухаметшин Рөстәм Шәмсевәли улы Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Гөлфияне Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк белән бүләкләде.
Бәйрәм Баландыш авылы китапханәсе (ремонттан соң) танышу белән башланып китте, китапханәче кызларыбыз Миләүшә Нәҗипова, Гөлфия Мөхәммәтшина, Рузалия Газизовалар әзерләгән бай эчтәлекле программа нигезендә, мул табын артында дәвам итте.
Техник карау уздыру буенча тозелгэн еллык график нигезендэ, районда булган азык эзерлэу техникасына мондый чаралар уздыру вакыты килеп житте.