ЮИД хәрәкәте - ул юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнүче малайлар һәм кызлар. Алар яшьтәшләре арасында пропаганда эшләре алып баралар, ЮХИДИ хезмәткәрләренә төрле социаль әһәмиятле акцияләр үткәрүдә ярдәм итәләр. Аларның һәркайсының үз йөзе бар, ләкин аларның барысын да юлларда һәм урамнарда балаларның һәм өлкәннәрнең куркынычсызлык тәртибен пропагандалау буенча бер мөһим эш берләштерә.
Бу истәлекле көн Россиянең барлык китапханәчеләре өчен һөнәри бәйрәм булып тора.
Шушы матур көн алдыннан Теләче үзәк китапханәсендә Караширмә башлангыч мәктәбе укучылары өчен «Все дороги ведут в библиотеку» дип исемләнгән экскурсия үткәрелде. Укучыларны китапханә тарихы, китап фонды, вакытлы матбугат, яңа китаплар белән таныштырып мавыктыргыч әңгәмә үткәрелде. Китапханәчеләр балаларга китап укуның мөһимлеге һәм китапларны сайлап, дөрес итеп куллану турында сөйләделәр.
Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел булу уңаеннан Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә «Изге Болгар җирем - халкым кыйбласы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмә Идел буе Болгары тарихының төп вакыйгаларының берсе - ислам динен рәсми кабул итү турында сөйли. Китап укучылар игътибарына Идел буе Болгары тарихы һәм мәдәнияте турында китаплар тәкъдим ителә. Аларда Болгар тормышының югары үсеш алган урта гасыр цивилизациясе — һөнәр һәм сәүдә үзәкләре, һөнәри мәдәният һәм сәнгать үзәкләре тасвирлана. Укучылар шулай ук борынгы Болгарның мәдәнияте, төзү һәм рухи хәтерне торгызу турында журнал һәм газета мәкаләләре белән таныша алалар.
25 май көнне Максабаш авыл китапханәсендә экстремизмны һәм терроризмны кисәтү максатыннан «Терроризм һәм экстремизм – тынычлыкка куркыныч янау" дип исемләнгән күргәзмә янында әңгәмә-күзәтү үткәрелде. Катнашучылар игътибарына тәкъдим ителгән материаллар терактларны, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, балаларны терактлар вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтү турында мәгълүматны үз эченә алды.
Бу истәлекле көн Россиянең барлык китапханәчеләре өчен һөнәри бәйрәм булып тора. Әлеге күркәм көн алдыннан, 26 май көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә “Китап сөючеләр” берләшмәсенә йөрүче укучылар белән «Китапханә, китап һәм мин - дуслар” дип исемләнгән библиографик дәрес булып узды. Китапханәче төрле китапханәләр, аларның тарихлары, китапханәче һөнәре турында сөйләде. Балалар китапханәче һәм китап укучы ролендә булып карадылар, китап фонды, каталоглар һәм китапханәдә куелган китап күргәзмәләр белән таныштылар. Чара барышында шигырьләр, яңа китаплардан өзекләр укылды, матур, җылы теләкләр яңгырады.
25 май көнне Иске Җөри урта мәктәбендә " Юл йөрү кагыйдәләре» дигән исем астында ТР профилактик эшләр буенча Саба бүлекчәсе начальнигы Ягафарова Гүзәл Назыйф кызы һәм Теләче ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Назиров Ришат Хәмит улы белән очрашу үткәрелде. Күпкырлы чара барышында Гүзәл Назыйфовна һәм Ришат Хәмитович балалар алдында тирән эчтәлекле чыгыш ясадылар. Чара барышында балалар үзләренең сәләтләрен, белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Зур кызыксыну белән юл билгеләре илендә булдылар. Алар бергәләп вакытны күңелле үткәрделәр, инспектордан бик күп файдалы мәгълүмат алдылар.
Район мәктәпләренең 9 сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңы яңгырады.
Сауш төп мәктәбенең 5 чыгарылыш укучысы өчен бу бәйрәм бик күркәм, истә калырлык булып үтте.
Тантанада тугызынчы сыйныфлар өчен бик күп җылы сүзләр һәм теләкләр яңгырады.
Мәктәп директоры К.Н.Хәсәнов, районнан килгән вәкил Рәис Рөстәмович, ветеран укытучылар, башлангыч сыйныфларда укыткан беренче укытучылары Р.Г.Саттарова, 9 нчы сыйныфының класс җитәкчесе Н.В.Рәхмәтуллина, ата-аналар исеменнән чыгыш ясаган Г.И.Зәйнуллина аларны котлап, күңел түрендәге иң изге теләкләрен җиткерде. Чыгарылыш сыйныф укучылары да үз чиратларында яраткан укытучы-остазларына һәм әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен белдерде. Гамьсез балачак белән хушлашу бәйрәме анда катнашучыларның һәркайсында якты хисләр уятып, истәлекле көн булып якты хәтирәләрдә сакланыр.
Бию дөньяның төрле почмакларында элек-электән үсә торган халык иҗатының иң ачык мисалы булып тора. Хореографик стильләрнең һәм образларның бик күп төрлелеге теге яки бу халык, аның тормышы, рухи халәте һәм мәдәнияте турында күбрәк белергә мөмкинлек бирә. Татар халык биюенең популярлыгы көннән-көн арта. Бүген бер генә бәйрәм дә халык биюләреннән башка үтмидер, мөгаен.
4 июнь көнне Максабаш мәдәният йортында район мәдәният йорты хореографы Муллахметова А.И. белән берлектә татар халык биюе буенча мастер-класс үткәрелде.Мастер-классның максаты - татар милли бию мәдәнияте белән танышу иде. Чарада татар халык биюенең төп хәрәкәтләре каралды. Мастер-класс ахырында якынлашып килүче "Сабантуй" бәйрәме өчен "Сөлгеләр белән бию" өйрәнелде.
4 июнь көнне Олы Тиләҗе авылында Сабантуйга бирнә җыю оештырылды. Авыл яшьләре, балалар бик актив катнаштылар.
Ел саен 6 июньдә Россиядә Пушкин көне (Рус теле көне) билгеләп үтелә. Бу көн очраклы гына сайланмаган: 1799 елның 6 июнендә (яңа стиль буенча) Мәскәүдә бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкин туган. Аның әсәрләре төрле яшьтәге, милләттәге кешеләрне берләштерә, дөньяның дистәләгән телләренә тәрҗемә ителә.
6 июнь көнне Ачы мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре "Янгырый ул, Пушкин чишмәсе"дип исемләнгән шигърият сәгате үткәрделәр.
Чараның беренче өлешендә анда катнашучылар Пушкин көне тарихы белән таныштылар, А.С. Пушкин тормышыннан кызыклы фактлар белделәр, аның бөек шагыйрьгә дөньякүләм дан китергән иң яхшы әсәрләрен искә төшерделәр.
Балалар Пушкин әкиятләре буенча мавыктыргыч сәяхәт ясадылар, әкият геройларын әдәби викторинада искә төшерделәр, уенда катнаштылар: мимика һәм жестлар ярдәмендә язучының әкият геройлары күрсәтелде, табышмаклар чиштеләр, шигырьләр юлларын тоташтырдылар. Балалар игътибарына "Пушкин Россиядә бар" дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Чара ахырында балалар башкаруында Александр Пушкин шигырьләре яңгырады.