6 июньдә, бөек шагыйрь Александр Сергеевич Пушкинның (1799-1837) туган көне уңаеннан, Россиядә Пушкин көнен билгеләп үтәләр. Бу бәйрәм җәмгыятькә Пушкинның Россия һәм тулаем дөнья мәдәнияте өчен иҗади мирасын аңлата. Ул дөнья мәдәниятенең иң яхшы үрнәкләре белән генә чагыштырырлык яңа, классик сәнгатькә нигез салучы булды. Пушкин-Россия исеме, Россия горурлыгы. Бу дата уңаеннан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре барлык теләүчеләрне Пушкин әкиятләренең тылсымлы дөньясына чакырдылар. Балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. А.С. Пушкинның әкиятләрен һәм әсәрләрен укуда актив катнаштылар. Китапханәче катнашучыларга бу бәйрәмнең барлыкка килүе турында сөйләде, бу кешенең рус теле үсешенә керткән өлеше, аның Ватанга һәм үз халкына булган мәхәббәте турында сөйләде.
1июньдә Алан авылында заманча жиһазландырылган ФАП ачылды. Ачылышта Алан мәдәният йортында эшләп килүче берләшмәгә йөруче балалар кунакларны, авылдашларны үзләренең матур жырлары белән сөендерделәр.
Сабантуй бәйрәме якынлаша. Халкыбызның күркәм гореф-гадәтләреннән берсе булган - бирнә җыярга вакыт.
Бирнә җыю – бер күңелле күренеш, урам буйлап бизәлгән атларга утырган милли киемнәрдән киенгән егет-кызлар гармун моңнарына кушылып җырлар җырлап үтәләр. Бу йола халыкны Сабантуйга чакыруы, аңа төп хәзерлек булып тора.Шул уңайдан 4июньдә Алан мәдәният йорты хезмәткәрләре берләшмәгә йөручеләр белән бирнә жыйдылар.
Ата-балаларыбыздан калган борынгы гадәтебезне югалтмыйча саклыйк! Җыр-моңга күмелеп жыйган бүләкләребез бәрәкәтле булсын,авылдашларыбызның ихлас күңелдән тапшырган бүләкләре Сабантуй бәйгеләрендә катнашкан һәркемнең күңеленә хуш килсен.
Безнең татар халкы элек- электән кунакчыл булган, әби-бабайларыбызның гореф гадәтләрен, милли традицияләрен саклаганнар һәм бик күңелле итеп ял иткәннәр: бәйрәмнәр, кичәләр, фольклор чыгышлар үткәргәннәр, халык җырларын, уеннарын яратып башкарганнар. 7 июнь көнне Караширмә авылы клубында да әби- бабайлардан килгән “Кич утыру” күңел ачу күренеше булды. Бу күренештә өлкән апа-абыйларыбыз актив катнаштылар, үзләренең яшьлектә уйнаган уеннарын, җырлаган җырларын, әйтемнәрен исләренә төшерделәр. Кич утыру бик күңелле узды.
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2022 елның 9 июнендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.
2 июнь көнне район хуҗалыклары арасында 2022 елның терлек азыгын әзерләү өчен азык әзерләү техникаларын, туратып тарату агрегатларын хәм азык саклау чокырларының әзерлеген тикшерү максатыннан районда конкурс шулай ук, ЖЧЖ «Алан» хужалыгында, район башлыгы Н.Н.Хазипов катнашында, семинар-кинэшмэ булып узды.
Бүген "Ак каен" лагереның 4 нче көне план буенча "Әкияттә кунакта" дип атала. Балалар үзләре сайлаган әкиятләрне сәхнәләштереп күрсәттеләр. "Йолдызлар" отряды "Шалкан" әкиятен сәхнәләштерсә, "Патриотлар" отряды "Теремкәй" әкиятен бик матур итеп уйнап күрсәттеләр. Һәр ике отряд та бик яхшы әзерләнгәннәр.
2 июнь көнне Айдар авыл китапханәсендә язучы Фарсель Зыятдиновның тууына 85 ел тулу уңаеннан "Татарны сәламәт һәм бакчалы иткән шәхес" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм күзәтү ясалды. Күргәзмәдә аның тормышы һәм эшчәнлеге турында кызыклы фактлар, китапханә фондындагы китаплары урын алды. Шулай ук яшелчә, җиләк-җимеш культуралары үстерү буенча файдалы киңәшләр дә тәкъдим ителде. Фарсель Зыятдинов-язучы, профессор, бакчачы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, укытучы-галим, 26 китап авторы, А.Алиш исемендәге әдәби премия иясе, фән эшлеклесе. Ул үз халкын, аның тарихын, туган җирен, хөрмәтләп яшәде. Язучының шигырьләре, повестьлары, хикәяләре игелеккә өндиләр, табигатькә, туган җиргә мәхәббәт тәрбиялиләр.
Чара барышында балалар күңелле һәм дустанә атмосферага чумдылар, кызыклы һәм күңелле уеннар уйнадылар, табышмаклар чиштеләр, интеллектуаль викторинада катнаштылар. Программада катнашучылар бик күп уңай кичерешләр һәм яхшы кәеф алдылар.
Бу чараны оештыруда китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре зур көч куйды. Бәйрәмгә килгән балаларны әкият геройлары каршы алды. Алар бергәләп төрле конкурсларда катнаштылар, уеннар уйнап, җырлап, биеп күңел ачтылар, тәм-томнар белән сыйландылар. Китапханә Республика һәм район күләм бәйгеләрдә катнашкан балаларны грамота һәм истәлекле бүләк белән бүләкләде.