Шул уңайдан, Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә балалар өчен “Балачак - күңелләрдә мәңге калачак” дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрде. Бәйрәмдә катнашучылар төрле конкурсларда, кызыклы һәм күңелле уеннарда, эстафеталарда катнаштылар. Бәйрәм барышында балалар татлы ризыклар белән сыйландылар һәм батутларда сикерделәр. Авыл үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән концерт карадылар. Бүгенге бәйрәм чарасыннан өлкәннәр дә, балалар да бик кәнәгать калдылар.
Елның кайсы гына вакыты булмасын, балачакның һәрбер мизгеле рәхәт тә, татлы да булып истә кала. Җәй башланганын балалар, әлбәттә, түземсезлек белән көтәләр. Чөнки бу укулар тәмамланды һәм каникул вакыты килеп җитте дигән сүз. 2 июнь көнне балаларны яклау көненә карата Баландыш авылының ял паркында бәйрәм үткәрелде. Әлеге чарада Урта Мишә авылы балалары да төрле уеннарда актив катнаштылар. Бер генә бала да читтә калмады, җыр-биюләр белән үрелеп барган кызыклы уеннар берсен-берсе алыштырып кына торды. Бәйрәм кичәсе бик күңелле узды.
Шушы бәйрәм уңаеннан Алан авылы китапханәсендә Мәдәният йорты белән берлектә “Эх, күңелле балачак!” дип исемләнгән бәйрәм чарасы үтте. Балалар әдәби һәм спорт бәйгеләрендә теләп катнаштылар, юл йөрү кагыйдәләрен искәртү буенча белемнәрен яңарттылар. Бу чара – җәй көне үткәреләчәк бәйрәмнәрнең матур башлангычы булып торсын иде!
Мәсәлән, йокы бүлмәсендә янгын чыккан, шартлы ут әйберләр һәм мебель буенча тарала башлаган. Эчтә көчле төтен барлыкка килә. Бинада сигнализация эшли башлады, башланган янгын турында янгын бүлегенә хәбәр бирелде һәм балалар бакчасы хезмәткәрләренә игълан ителде. Балалар һәм персонал бинадан чыга башлады. Барысы да ашыгыч рәвештә эвакуацияләнде. Шартлы янгын урынына ПСЧ-134 бүлекчәләренең хәрби экипажлары килде. Өйрәтүләргә җәлеп ителгән бүлекчәләрнең эшен махсус штаб координацияләде, ул балалар бакчасы бинасы янында урнашкан территориядә оештырылган иде.
25 май көнне Казаклар авылы китапханәсе татар язучысы, публицист, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Миргазиян Юнысның тууына 95 ел тулу уңаеннан “Җиде диңгез кичкән әдип” дигән исем астында аның иҗатына күзәтү үткәрде. Миргазиян Юныс — әдәбиятка зур тормыш тәҗрибәсе туплап килгән прозаикларның берсе. Ул алтмышынчы елларда яза башлый. Диңгезче хезмәтенә, чит илләрдә яшәүче халыкларның тормыш-көнкүрешенә, гореф-гадәтләренә бәйле кызыклы һәм гыйбрәтле вакыйгаларны тасвирлаган «Безнең өй өянке астында иде…», «Тимер фил», «Кочегар», «Әти оҗмахка киткәч» исемле повестьлары белән ул укучыларның һәм әдәби җәмгыятьчелекнең игътибарын үзенә җәлеп итә.
26 майда Мамадыш шәһәрендә Өстәмә белем бирү педагоглары Хәбиров Р.Г., Вафин И. И. җитәкчелегендә 2011-2012 елгы футболчылар командасы «С дивизионы»футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабының 1 турында катнашты.
Уен нәтиҗәләре: Теләче-СабАгро 5: 0
Теләче-Олимп Мамадыш 0: 4
2 тур 2 июньдә Биектау шәһәрендә узачак.
Шәдке балалар бакчасының балалары тузганак чәчәген карадылар. Ул табигать белән турыдан – туры аралашудан шатлык хисләре уята, үсемлекләргә сакчыл караш тәрбияли. Балаларның сенсор тою һәм кабул итү сәләтен, игътибарын, күзәтүчәнлеген үстерә.
25 май көнне Сауш авыл китапханәсендә күренекле язучы Миргазыян Юнысның тууына 95 ел тулу уңаеннан "Җиде диңгез кичкән әдип" дип аталган китап күргәзмәсе куелды. Аның төп максаты - әдипнең шәхесе һәм иҗаты турында тулы мәгьлүмат бирү. Күргәзмәгә язучының китапханә фондында сакланган китап басмалары куелды. Шулай ук Миргазыян Юнысның иҗатын яратучы китап укучылар белән берлектә язучының иҗаты һәм тормыш юлына багышлап әдәби сәгать үткәрелде.
25 май көнне Иске Җөри авылы китапханә хезмәткәрләре “Ак каен” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы уңаеннан “Милли уеннар - тәрбия хәзинәсе” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрделәр. Әлеге чараның максаты булып балаларга милли тәрбия бирү, телебезнең матурлыгын, байлыгын аңлау, кеше өчен газиз булган туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү тора. Тәрбия сәгатендә китапханәчеләр балаларга элек-электән халкыбыз яратып уйный торган “Түбәтәй”, “Капкалы”, “Чума үрдәк, чума каз”, “Этеп чыгарышлы” уеннар турында сөйләделәр һәм бергәләп аларны уйнадылар.
Алар бөтен тереклек ияләренә суларга гына түгел, дәваланырга да булышалар. Кешеләр борынгы заманнарда ук хайваннарның кайбер үсемлекләргә игътибар иткәннәрен күргәннәр. Шуннан бу үсемлекләрне өйрәнә башлаганнар,аларның файдалы якларын ачканнар, китап итеп теркәгәннәр. Дару үләннәре белән таныштыру максатыннан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Табигать – тиңсез хазинә” дип исемләнгән чара үткәрделәр. Бу чара берләшмәгә йөрүче төрле сыйныф укучылары белән үткәрелде. Аларга дару үләннәре турында мәгълүматләр бирелде, мәдәният йорты бакчасында үскәннәрен укучылар үзләре дә танып белделәр.