ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2022 ел
шимбә

Олы Мишә урта мәктәбе директоры Баширова Нурия Илдус кызын чираттагы уңышы белән котлыйбыз! Ул  Республика күләм татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле сөйләүчеләрнең «ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесенә җибәрелгән 3557 видеоязма арасыннан  сайлап алынган иде. Нурия Илдус кызы, икенче  турга узып 310 катнашучы арасыннан уңышлы чыгыш ясап , 30 май көнне Филармониядә узачак гала концертка  чакырылды. Унышлар теләп калабыз үзенә!

Күргәзмәнең төп максаты - китапханәдән файдаланучыларны халкыбызның бай мәдәни мирасына тарту, аның тормышы һәм көнкүреше белән таныштыру иде.

 Быел яз аенда  каен һәм нарат бөреләре җыелды. Безнең  Олы Мишә мәктәбе укучылары да бу чарада актив катнашты. 5 кг нарат бөресе җыеп, 6 сыйныф укучысы Шиһабетдинова Рәмилә республика буенча беренче урын алды. Буген, 25 майда Рәмиләне котлау өчен Татпотребсоюз идарәсе урынбасары Бикбов Ринат Робертович, Татпотребсоюз идарәсе аппаратының  хәзерләү бүлеге җитәкчесе Ахметова Сиренә Маратовна, Саба районы кулланучылар җәмгыяте берлегенең  кадрлар булеге хезмәткәре  Идрисова Эльмира Хамитовна килде. Алар беренчелеккә чыккан укучыбызга  Мактау грамотасы һәм кыйммәтле бүләк тапшырдылар, алга таба да мондый чараларда атив катнашырга чакырдылар.

25 май көнне Теләче үзәк китапханәсе татар язучысы, публицист, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Миргазиян Юнысның тууына 95 ел тулу уңаеннан «Татар офыгын киңәйткән әдип» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Аның әсәрләре татар прозасын яңа геройлар — ерак сәяхәтләрнең һәм диңгез киңлекләренең романтикасы белән сугарылган кешеләр белән баеткан. Роман, повесть һәм хикәяләрендә диңгез темасы, туган җир, туган тел язмышы, татар халкының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында уйланулар белән тыгыз үрелеп бара.

Китаплар -  алар кешенең иң якын дуслары, авыр вакытларда ярдәмче, киңәш бирүче.  Яңа гына табадан төшкән кызыклы китаплар, татар милләтенең асыл затлары – 150 атаклы татар турындагы китап, гомумән алганда һәркемнең күңеленә ятышлы әдәби һәм фәнни әсәрләр үз укучысын көтә.

Бу дәрес славян язу һәм мәдәният көненең искиткеч бәйрәменә багышланган. Чара барышында укучылар Кирилл һәм Методийның тәрбияви эшчәнлеге белән таныштылар, бәйрәм тарихы, беренче славян алфавитлары турында белделәр. Китапханәче укучылага «Вначале было слово» презентациясен тәкъдим итте. Ахырда «Буква потерялась», «Расшифруй послание» дип исемләнгән лингвистик викторина сорауларына җаваплар эзләнде.  

23 май көнне  Югары Кибәхуҗа авылы китапханәчесе балалар бакчасына йөрүче балалар белән “Татар халкының йолалары һәм гореф-гадәтләре” дигән темага танып белү сәгате үткәрде. Балалар татар халкының мәдәнияте, татар милли киемнәре: камзул, калфак, түбәтәй, алъяпкыч, читек; бизәкләрнең үзенчәлекләре, татар халкының көнкүреше, бәйрәмнәре, йолалары белән танышты. Татар милли киемнәре төшерелгән китапларга күзәтү үткәрелде.

23 май - Халыкара музейлар көне уңаеннан Әбде авыл китапханәсендә видеопрезентация ярдәмендә укучылар Татарстан Республикасының Милли музее буйлап мавыктыргыч виртуаль экскурсия ясадылар. Милли музей - ул уникаль, тарихи-мәдәни, фәнни - белем бирү комплексы, анда килүчеләр алдында гаҗәеп борынгы, серләр белән тулы дөнья килеп баса. Ул безнең як тарихын, аның мәдәниятен чагылдыра, Татарстан халыкларының мәдәни мирасы белән таныштыра. Чараның максаты – балаларда тарих  белән кызыксынуны уяту, мәдәни һәм сәнгать мирасын саклауның мөһимлеге турында искәртү иде.

24 май көнне Олы Нырсы урта мәктәбендә «Соңгы кыңгырау»бәйрәме булып узды. 9 сыйныфны-8, 4 сыйныфны -5 укучы тәмамлый. Мәктәп бәйрәмчә  плакатлар, шарлар, чәчәкләр белән бизәлгән иде. Мәктәп фойесында чыгарылыш сыйныф укучылары турында презентация күрсәтелде. Чыгарылыш сыйныф укучылары бердәм мәктәп формасында иде.

Алан урта гомумбелем бирү  мәктәбендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме. Моңсу да шул ук вакытта шатлыклы да көн бу. Моңсу, чөнки мәктәпне бетерүче укучыларыбыз бүген соңгы дәрескә керәләр. Соңгы тапкыр алар өчен кыңгырау чылтырый. Шатлыклы, чөнки алар өчен яңа кызыклы тормыш, югары уку йортлары, хезмәт юллары башлана. Ә бүген 4 укучы мәктәп белән саубуллашалар. Укучыларга сәламәтлек, озын гомер, бәхет телибез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International