ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2022 ел
шимбә

24 май көнне Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 11 сыйныф  укучылары  өчен соңгы кыңгырау яңгырады. 

Бәйрәмнең матур мизгелләрен уртаклашырга, изге теләкләрен җиткерергә район Администрациясеннән кунаклар һәм оешма җитәкчеләре, әти-әниләр, әби-бабайлар, якыннары килде. Бәйрәм укучылар тарафыннан өйрәнелгән матур биюләр, җырлар белән үрелеп барды. Традицион “Соңгы кыңгырау” вальсын чыгарылыш сыйныфлар үтә дә зур җаваплылык белән башкарды.

Аларның һәрберсенә зур уңышлар теләп калабыз!

Актив укучылар мактау грамоталары белән бүләкләнде Укучыларны бәйрәм белән беренче укытучылары Сафина А.Э. , класс җитәкчеләре Элеонора Раисовна, мәктәп директоры Хузин Ю. Р., районнан килгән вәкил Хузин Л. Ю.   һәм  әти-әниләре котлады.  Укучылар  үзләренең  рәхмәт сүзләрен  матур шигырь юллары белән җиткерделәр,  вальс әйләнделәр. Аларга  имтиханнарда уңышлар,  хәерле  ак юллар  теләп, соңгы кыңгырау яңгырады.

Укучыларны табигать турында шигырьләр, табышмаклар, сынамышлар белән таныштырдылар.  Әлеге чараның максаты: балаларны туган як табигате белән таныштыру, республика территориясендә үсүче дару үләннәре, бөҗәкләр, хайваннар, кошлар турында белемнәрен ныгыту. Ахырдан укучылар җәйге каникулны файдалы һәм күңелле үткәрү өчен өйләренә китаплар яздырып алдылар.

Олы Мишә урта мәктәбендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме булып узды. Бәйрәм мәктәп директоры Бәширова Нүрия Илдус кызының  һәм район кунагы Фәтхуллин Айрат Гилван улының котлау сүзләре белән башланып китте. Чыгарылыш класс укучылары бик матур чыгыш ясадылар, мәктәп коллективына һәм әти-әниләргә рәхмәт сүзләре белдерделәр. Укучыларга имтиханнарда  уңышлар телибез!

Анда иң мөһим кыйммәтләр: өлкәннәргә хөрмәт һәм кече яшьтәгеләрне кайгырту, намуслылык һәм актив тормыш позициясе, Ватанга һәм аның тарихына мәхәббәт, табигатькә сакчыл караш тәрбияләнде.

Интернетның тизлеге, аның мөмкинлекләре дә елдан-ел арта. Бүген интернет мәгълүмат алуда иң мөһим чыганак, әмма шул ук вакытта бер файдасызга вакытны бушка әрәм итеп, көне-төне интернетта утыру да яхшыга китерми. Бу гадәттән бигрәк тә сәламәтлек нык зыян күрә.

Аларны саклап, киләсе буыннарга тапшыру - тамырларыбызны белү һәм тану, балаларыбызның алдагы тормышта яшәвенә нигез булачак. Алан авылы китапханәсендә 21 май көнне борынгы бабаларыбыз рухына,тарихыбызга булган олы ихтирамыбызны чагылдыру максатында “Аланым - асыл илем”дип исемләнгән туган як тарихына багышланган чара уздырылды. Чара барышында балалар төбәк тарихы турында белемнәрен ныгыттылар, авылыбызның күренеле кешеләре турында әңгәмәгә  катнаштылар, әдәби викторина биремнәрен бик теләп башкардылар.

Тәрбияче балаларга белмәгән кешеләрне күрүгә алар яныннан тизрәк китәргә , әйбер бирергә уйласа, чит кеше кулыннан әйберләр алмаска , ул кешенең урамда йөргәнлеген тиз арада олыларга хәбәр итәргә кирәклеген әйтте. Террористлар дигән төшенчәгә гади итеп аңлатма бирде. Әңгәмәдән соң балалар олылардан башка урамга чыкмаска, чит кешеләр керсә аралашмаска, телефон шалтыраса, сөйләшмәскә икәнен аңладылар.

922 нче елның 21 маенда Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителә. Әлеге вакыйганың иң мөһим тарихи дәлиле булып “Ибне Фадланның Идел буена сәяхәте” хезмәте тора. Биредә Багдад илчелеге сәркатибе Ибне Фадлан ясаган чыгыш, аның Идел буе Болгар дәүләтенә кылган сәфәре языла. Дәүләт дәрәҗәсендә ислам дине кабул ителгәннән соң, гамәлдәге рун язуы гарәп язуына алыштырыла, шулай итеп, татар язуына, мәдәниятенә, фәлсәфәсенә, фән һәм мәгарифенә нигез салына. Әлеге мөһим тарихи адым халкыбызның үсешен билгели һәм Идел буе, Урал аръягы халыкларының гарәп-фарсы дәүләтләре белән икътисади, мәдәни элемтәләре киңәюгә китерә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International