Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Орымширмә башлангыч мәктәбе укучыларына «Табигатьтән шифа ал» дигән темага экологик сәгать үткәрделәр.

2022 елның 4 июне, шимбә

Укучыларны табигать турында шигырьләр, табышмаклар, сынамышлар белән таныштырдылар.  Әлеге чараның максаты: балаларны туган як табигате белән таныштыру, республика территориясендә үсүче дару үләннәре, бөҗәкләр, хайваннар, кошлар турында белемнәрен ныгыту. Ахырдан укучылар җәйге каникулны файдалы һәм күңелле үткәрү өчен өйләренә китаплар яздырып алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International