"Болгар илендә ислам дине" дигән китап күргәзмәсе куелды.

2022 елның 4 июне, шимбә

922 нче елның 21 маенда Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителә. Әлеге вакыйганың иң мөһим тарихи дәлиле булып “Ибне Фадланның Идел буена сәяхәте” хезмәте тора. Биредә Багдад илчелеге сәркатибе Ибне Фадлан ясаган чыгыш, аның Идел буе Болгар дәүләтенә кылган сәфәре языла. Дәүләт дәрәҗәсендә ислам дине кабул ителгәннән соң, гамәлдәге рун язуы гарәп язуына алыштырыла, шулай итеп, татар язуына, мәдәниятенә, фәлсәфәсенә, фән һәм мәгарифенә нигез салына. Әлеге мөһим тарихи адым халкыбызның үсешен билгели һәм Идел буе, Урал аръягы халыкларының гарәп-фарсы дәүләтләре белән икътисади, мәдәни элемтәләре киңәюгә китерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International