ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2022 ел
шимбә

  21 май көнне организм өчен наркотик матдәләрнең зарары, яшүсмерләрне әфьюн кулланырга этәрүче сәбәпләр, яман чирдән котылу юллары турында аңлату, тәмәке тартуның сәламәтлеккә зарарлы икәнен җиткерү уңаеннан Сауш авылы китапханәсендә «Наркотикларсыз тормыш» темасына информацион сәгать үткәрелде. «Уйлан кешем» исемле китап күргәзмәсе куелып, китапларга күзәтү уздырылды. Кичә ахырында шушы темага багышланган тематик ведиоролик күрсәтелде.

Республикада "Игътибар - балалар!" кисәтү акциясе старт алды. Әлеге акциянең төп максаты - балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләренең санын киметү. Акция барган чорда юл йөрү кагыйдәләрен бозучы балалар аеруча нык контрольгә алыначак. Шушы максаттан, бүген,Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында  зурлар төркеме балалары  «Куян маҗаралары» дигән театраль күренеш күрсәтте. Шәһәргә килгән куян персонажы аркылы балалар иптәшләренә юлда йөрү кагыйдәләрен искә төшерергә ярдәм иттеләр. Юл йөрү билгеләрен кабатладылар. Кунакка килгән «Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет оешмасының Саба  бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г.Н.машинада барганда махсус утыргычларга утырырга, куркынычсызлык каешын тарттырырга, велосипедта тиешле урыннарда гына йөрергә кирәклеген тагын бер кат искәртте.

Экологик белем бирү кысаларында, 21 майда Шармыш авыл китапханәсендә «Почемучки» клубы балалары өчен «Я с книгой открываю мир» күргәзмәсе янында «Экология в сказках» викторинасы үткәрелде. Экологик әкиятләр табигать турында белем бирә, кешедә табигатькә сакчыл караш тәрбияләүдә зур роль уйный. Балалар П.Базов, С.Баруздин, В.Бианки, Б.Заходер, Н.Сладков, Э.Успенский һәм К.Ушинский әкиятләре белән таныштылар, "Россия халык әкиятләрендә экология" викторинасында катнаштылар, бу тема буенча кроссвордлар чишелде. Ахырда  В.Бианкиның «Экология в сказках»  хикәясенә нигезләнгән мультфильм каралды.

2022 нче елның 18 нче маенда Теләче урта мәктәбе базасында информатика укытучылары өчен «Информатика буенча укучыларның проект һәм укыту-тикшеренү эшчәнлеген оештыру» темасына семинар узды. Семинар кысаларында информатика укытучы Гаптрахманов Фәнис Фәнил улы "Информатика укытуда яңа мөмкинлекләр, укучыларның проект һәм укыту-тикшеренү эшчәнлеген оештыруда яңа алымнар"темасына мастер-класс үткәрде.

2022 нче елның 13-14 май көннәрендә тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең «Воспитать человека» Республика һөнәри осталык конкурсының финалы булып узды. Безнең районнан «Сыйныф коллективы тәрбияләү» номинациясендә «Воспитать человека» Республика конкурсының республика читтән торып катнашу этабы җиңүчесе, Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 6 сыйныф җитәкчесе Нурмөхәммәтова Энҗе Ибраһим кызы катнашты. Ул «Халык алдында чыгыш ясау» һәм «Ачык чара «Тәрбия вакыйгасы» дип аталган конкурс сынауларында уңышлы чыгыш ясады. Без аны зур җиңүе белән котлыйбыз, алга таба да иҗади уңышлар телибез!

2022 елның 15 маенда, Казан шәһәренең Универсиада авылы «Академия» концертлар залында «Балачак»  II Халыкара яшь талантлар вокаль конкурс–фестиваленең Гала-концерты булды.

Чөнки ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. Сәламәтлек кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең хыялларын тормышка ашыра ала, тормышта актив катнаша, хезмәттән, тормыштан тәм табып яши. Яшьләрдә   сәламәт  тормыш  рәвеше,  дөрес  туклану,  көндәлек  режимны  төгәл  үтәү,   сәламәтлекне  саклау  һәм  ныгыту  күнекмәләре  булдыруга  омтылыш  тәрбияләү максатыннан  21 май көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре әңгәмә үткәрделәр.“Яшәү бәхете сәламәт булуда” дип  исемләнгән  әңгәмә түгәрәк өстәл артында үтте.

Еш кына гаепсез кешеләр, алар арасында балалар да терракт һөҗүменә очрый. Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау буенча эшчәнлек кысаларында 21 май көнне Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә яшьләр катнашында "Терроризм: явызлык оясында» дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә барышында катнашучылар актив рәвештә террорчылык, үсеп килүче буынга мәгълүмати басым ясау мәсьәләләре буенча фикер алышуга кушылды, тормышта таныш булмаган кешеләр белән килеп чыккан куркыныч хәлләр турында сөйләде. Соңыннан барлык катнашучыларга «Сез шикле предмет таптыгыз...», «Ашыгыч ярдәм хезмәтенең телефон номерлары» дигән белешмәлекләр таратылды.

16-22 май көннәрендә Айдар авыл китапханәсендә бу мөһим вакыйгага багышлап китап укучылар игътибарына "Дин: тамырларга кайту" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.

 Күргәзмә Идел буе Болгарстаны турындагы әдәбиятны, тарихи басмаларны, Ислам диненә багышланган уку әсбапларын үз эченә ала. Әлеге китаплар белән беррәттән, әдәп-әхлакка өндәгән матур әдәбиятка да урын бирелгән. Ислам динен, иң беренче булып, Болгар җиренә алып килгән 3 сәхәбәнең безнең җирлеккә аяк басулары, танышуларын мавыктыргыч төстә сурәтләгән “Ибн Фазланның сәяхәте” дигән китапны да укырга тәкъдим ителә.

Әлеге датага карата Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә “Ак канатлы кала - Болгар” исемле күргәзмә ясалды. Күргәзмәдә урын алган китаплар белән танышып, укучыларга тарихи вакыйга турында мәгълүматлар бирелде. Россиядә ислам тарихы, шулай ук Идел буе Болгар дәүләтендә 922 елгы вакыйгаларның сәбәпләре һәм әһәмияте хакында лекция укылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International