Республикада "Игътибар - балалар!" кисәтү акциясе старт алды.

2022 елның 4 июне, шимбә

Республикада "Игътибар - балалар!" кисәтү акциясе старт алды. Әлеге акциянең төп максаты - балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләренең санын киметү. Акция барган чорда юл йөрү кагыйдәләрен бозучы балалар аеруча нык контрольгә алыначак. Шушы максаттан, бүген,Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында  зурлар төркеме балалары  «Куян маҗаралары» дигән театраль күренеш күрсәтте. Шәһәргә килгән куян персонажы аркылы балалар иптәшләренә юлда йөрү кагыйдәләрен искә төшерергә ярдәм иттеләр. Юл йөрү билгеләрен кабатладылар. Кунакка килгән «Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет оешмасының Саба  бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г.Н.машинада барганда махсус утыргычларга утырырга, куркынычсызлык каешын тарттырырга, велосипедта тиешле урыннарда гына йөрергә кирәклеген тагын бер кат искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International