«Балачак» II Халыкара яшь талантлар вокаль конкурс–фестиваленең Гала-концерты булды.

2022 елның 4 июне, шимбә

2022 елның 15 маенда, Казан шәһәренең Универсиада авылы «Академия» концертлар залында «Балачак»  II Халыкара яшь талантлар вокаль конкурс–фестиваленең Гала-концерты булды.

Фестивальдә Россиянең барлык төбәкләреннән 600гә якын бала катнашырга теләк белдерде. Болар-Татарстан, Коми, Бурятия, Башкортстан, Чувашия, Балтай крае, Красноярск крае, Пенза, Самара, Саранск, Печора, Ухта, Ангар һәм башка шәһәрләрдән 5-16 яшьлек балалар иде.

Беренче онлайн һәм, 14 майда Казан шәһәренең "Әкият" курчак театрында  үткән, икенче сайлап алу турларында Теләче икенче номерлы балалар бакчасының  уртанчылар төркеменә йөрүче 4 яшьлек Ахматвалиев Данияр Ильнар улы (тәрбиячесе Зиннәтова И. Н.)  Р. Миңнуллинның "Без айга оча яздык" шигыре белән уңышлы  чыгыш ясады. Ул әлеге фестиваль-конкурста җиңү яулап, I дәрәҗә лауреат дипломы һәм оештыру комитетыннан истәлекле буләкләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International