17 майда - Халыкара балалар ышаныч телефоны көне билгеләп үтелә. Балалар ышаныч телефоны - авыр тормыш вәзгыятендә калып, нинди дә булса сәбәпләр аркасында якыннарына һәм танышларына таяна алмаган балаларга һәм яшүсмерләргә ашыгыч психологик ярдәм күрсәтүнең түләүсез аноним хезмәте ул. 19 май көнне Айдар авыл китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән «Балалар ышаныч телефонына “Әйе” дип әйтәләр” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Китапханәче ышаныч телефонының барлыкка килү тарихы, балалар бу телефонга ни сәбәпле ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алулары турында сөйләде. Очрашу ахырында балаларга ышаныч телефоны номеры язылган визиткалар таратылды.
Балаларда уңай характер, әти-әниләргә, өлкәннәргә, тирә-юньдәге кешеләргә карата шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләү максатыннан, Казаклар авылы китапханәсендә “Әдәпле һәм рәхмәтле була беләсеңме?” дип исемләнгән темага викторина үткәрелде. Китапханәче балаларны сөйләм әдәбе кагыйдәләре белән таныштырды. Шулай ук бу чарада әдәплелеккә багышланган мәсьәләләр чишелде.
Җыелган кунаклар арасыннан дружина советы председателе дә сайладылар, пионер сборы үткәреп алдылар. Пионер девизлары, пионер антларын, пионер атрибутларын, шул чордагы шигырьләрне искә төшерделәр. Төрле елларда пионер булган укучыларның фотоларын карадылар, пионер җырларын җырладылар. Алар әле хәзер дә хәтерлиләр ул җырларны. Чарада катнашучылар элек походларга йөрүләрен искә төшерде, учак ягуларын сөйләделәр. Китапханәдә пионерия тарихына багышланган күргәзмә эшләп куелды.
2022нче елның 19 май көнне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Татарстан Республикасы комсомол ветераннары берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә Пионериянең 100 еллык юбилеена багышланган, пионерлар хәрәкәте ветераннарын чакырып, республика күләмендә зур җыен уздырды. Чара « Россия-минем тарихым» тарихи паркы базасында узды. Әлеге тарихи вакыйгада балалар иҗат үзәге директоры Мәхмүтова Зөлфия Шамил кызы, балалар иҗтимагый оешмалары белән эшләү буенча методист Закирова Сәйдә Рәшит кызы, Үзәк урта мәктәбенең педагог-оештыручысы һәм район балалар иҗтимагый оешмалары берлеге активисты Давлетшина Мәрьям (Олы Мәтәскә урта мәктәбе) катнаштылар.
Әлеге уңайдан Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре клуб берләшмәләренә йөрүче укучылар белән Максабаш мәдәният йортында урнашкан 40 елдан артык гомеренен театр сәнгатенә багышлаган мәрхүм якташыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, КГАУ ның “Тургай” студентлар халык театрының элеккегеге җитәкчесе һәм режиссеры- Роберт Галиев истәлегенә оешкан музеенда экскурсиядә булдылар.
Һәр кешенең тормышында иң мөһиме – гаилә! Ул – әти-әни йорты, анда безне якын һәм кадерле кешеләребез һәрвакыт көтә, аңлый. Гаилә һәр кешегә кирәкле җылы учак ул.
Халыкара гаилә көне уңаеннан, 17 май көнне Айдар авылы китапханәчесе һәм мәдәният хезмәткәрләре күп балалы яшь, китап укучы гаиләләрне өйләренә барып бәйрәм белән котладылар. Очрашу барышында китапханәче бу бәйрәмнең тарихы турында сөйләде. Танылган кешеләрнең гаилә турында канатлы сүзләре, мәкальләр һәм әйтемнәр язылган белешмәлекләр, открыткалар, бүләкләр тапшырылды. Китапханәдә "Гаилә учагында китап җылысы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Шушы вакыйга уңаеннан Сауш авыл китапханәсендә "Пионер - барлык балаларга үрнәк" дип исемләнгән күргәзмә - күзәтү оештырылды. Күргәзмә янында балалар белән герой-пионерлар турында, әңгәмәләр һәм күзәтүләр үткәрелде. Балалар зур кызыксыну белән пионерлар атрибутлары һәм символлары белән таныштылар.
Бу бәйрәм төрле һөнәр ияләрен – журналистларны, мөхәррирләрне, нәшер итүчеләрне, полиграфия сәнәгате хезмәткәрләрен, басма таратучыларны берләштерә. Шәтке авылы китапханәсендә 19 майдан “Вакытлы матбугат” дип исемләнгән экспресс - күргәзмә эшли башлады. Әлеге күргәзмәдә республикабызда басыла торган журналлар куелды. Теләгән һәркем бу журналларны алып укый ала.
Максаты: газета-журнал материалларын укучыга җиткерү, кирәкле, файдалы мәгъүматларны тормышта файдалану, яңа кайткан китаплар белән таныштыру. Бүгенге көндә Теләче үзәк китапханәсе 50 исемдә газета-журнал алдыра. Китап укучыларыбыз “Российская газета”, “Республика Татарстан”, “Мәдәни җомга”, “Татарстан яшьләре”, “Акчарлак” газеталары, “Сөембикә”, “Гаилә учагы”, “Сельская новь”, “Вокруг света”, “Идел” һ.б. журналлар белән китапханәгә килеп таныша ала.
Китапханәнең уку залында яңа китаплардан торган “Яңа китаплар дөньясында” дип исемләнгән күргәзмә эшли.
Алан авылы китапханәсе дә бу юнәлештә актив эш алып бара.
Укуга караш, кызыксыну иң беренче гаиләдә тәрбияләнә. Чөнки иң беренче китабын бала өйдә - әти-әни кулында күрә. Беренче әкиятләрне дә әти-әни авызыннан ишетә.
Гаилә һәм китапханә арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту, әдәби образлар аша балаларны тәрбияләүнең әһәмиятен төшендерү, гаиләдә бергәләп китап укуның файдалы якларын ачу максатыннан "Китаплы гаилә - бәхетле гаилә" дип исемләнгән уен-дәрес үткәрелде.