Теләче үзәк китапханәсендә 19 май Матбугат көне уңаеннан “Кызыклы матбугат дөньясында ” дип исемләнгән мәгълүмат көне үтте.

2022 елның 4 июне, шимбә

Максаты: газета-журнал материалларын укучыга җиткерү, кирәкле, файдалы мәгъүматларны тормышта файдалану, яңа кайткан китаплар белән таныштыру. Бүгенге көндә Теләче үзәк китапханәсе 50 исемдә газета-журнал алдыра. Китап укучыларыбыз “Российская газета”, “Республика Татарстан”, “Мәдәни җомга”, “Татарстан яшьләре”, “Акчарлак” газеталары, “Сөембикә”, “Гаилә учагы”, “Сельская новь”, “Вокруг света”, “Идел” һ.б. журналлар белән китапханәгә килеп таныша ала.

 Китапханәнең уку залында яңа китаплардан торган “Яңа китаплар дөньясында” дип исемләнгән күргәзмә эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International