Чыннан да, спиртлы эчемлекләр кешенең үзенә психологик яктан бәйләсә, соңрак аның сәламәтлегенә дә зур зыян сала. 18 май көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре "Яшьләр эчүчелеккә каршы" исеме астында түгәрәк өстәл артында әңгәмә уздырдылар. Әңгәмәдә аракының күпме кешенең организмына зарары, гаиләләрнең таркалуы, балаларның гарип-зәгыйфь булып туулары, ата-аналарның, эчкечелеккә бирелеп, балаларын ташлап калдырулары турында сөйләнде. Исереклек афәтенә беркем дә битараф калырга тиеш түгел. Безнең бурыч - аннан котылу юлларын эзләү, үсеп килүче яшь буынны сәламәт яшәү рухында тәрбияләү.
Шул уңайдан Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче балалар белән Максабаш авылы мәдәният йортында урнашкан Роберт Галиев музеена экскурсия оештырдылар. Һәр музей балага яңа тәэсирләр бүләк итә. Моннан тыш музей күзаллауны киңәйтә, үстерә, үз-үзеңне күрсәтүнең яңа ысулларын табарга ярдәм итә. Музейда балалар КГАУ каршындагы халык театры җитәкчесе, атказанган сәнгать эшлеклесе Роберт Галиевның шәхси әйберләре, фотоальбомнары белән таныштылар.
Балаларны яклау көне — бөтен дөнья буенча үткәрелә торган иң борынгы халыкара бәйрәмнәрнең берсе. Шул уңайдан, Казаклар авыл клубы белән берлектә Казаклар авыл китапханәсе, Олы Кибәхуҗа мәдәният йорты балалар өчен “Балачак - күңелләрдә мәңге калачак” дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрде. Бәйрәмдә катнашучылар төрле конкурсларда, кызыклы һәм күңелле уеннарда, эстафеталарда катнаштылар. Бәйрәм барышында балалар татлы ризыклар белән сыйландылар һәм батутларда сикерделәр. Авыл үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән концерт карадылар. Бүгенге бәйрәм чарасыннан өлкәннәр дә, балалар да бик кәнәгать калдылар.
Балалар - кешелекнең бүгенгесе, киләчәге һәм дәвамы. Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк. Шул уңайдан 1 июнь көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә “Күңелле балачак” – дип исемләнгән бәйрәмдә рәхәтләнеп күңел ачты, ял итте. Күк йөзебез һәрчак аяз, балаларыбыз бәхетле булсыннар!
Җәйнең беренче көнендә Җир шары иң матур һәм иң якты бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтә. Шул унайдан 1 июнь конне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре саф һавада балалар өчен мавыктыргыч чара уткәрделәр. Әлеге чара жыр, бию, уен-көлке белән урелеп барды. Балалар торле конкурсларда, уеннарда катнаштылар, булэклэр алдылар. Аларнын йөзлэрендэ кояш балкыды. Барысы да бик канәгать һәм шат иделәр.
Сауш мәдәният йортында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган «Күңелле сәяхәт» уен программасы булып узды. Программага уеннар һәм конкурслар гына түгел, бию-җыр эстафетасы да кертелгән иде. Ә чара ахырында барлык балалар да тәмле коймак белән уха ашы ашадылар.
Халыкара балаларны яклау көне ел саен дөньяның 30 дан артык илендә билгеләп үтелә һәм халыкара бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Бәйрәм уңаеннан Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән «Балачак илендә»исеме астында табигатькә экскурсия оештырдылар.Табигать кочагында балалар кошлар җырлавын тыңладылар, күркәләр җыйдылар, хайваннарны күзәттеләр. Бик күп кызыклы пейзажларны фотога төшерделәр. Шулай итеп без табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбиялибез. Балаларның табигать турындагы белемнәрен арттырабыз, тулыландырабыз. Туган як табигате турында балачакта алган хис-кичерешләр еш кына гомер буе истә кала. Алар балаларда туган ягыбызга карата мәхәббәт хисе уята, соңрак ул туган илгә карата тирәнрәк мәхәббәт хисенә әверелә.
Балалар – тормышыбызның бар мәгънәсе һәм илһам чыганагы. Аларның мәрхәмәтле, кешелекле һәм иң мөһиме – сәламәт булып үсүенә ата-аналар, балалар бакчасы, мәктәп, гомумән, җәмәгатьчелек бурычлы. Районыбыз данын төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда һәм спорт ярышларында яклаган балаларыбызның уңышлары белән без чиксез горурланабыз. 1 июнь көнне Караширмә авылы клубы каршында балалар көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды. Бу чарада актив катнашкан кешеләргә чиксез рәхмәтлемен. Аларга эшләрендә зур уңышлар телисем килә. Кадерле балалар, сәламәт, акыллы, белемле һәм игелекле булып үсегез! Сез - безнең киләчәгебез, якты өметебез!
Балалар-тормыш чәчәкләре! Сау- сәламәт,шат йөзле балалар булудан да кыйммәтрәк әйбер юк җир йөзендә!. Балаларны яклау көне- тирә- юньгә гомуми бәйрәм хисе уята. Һәркайда балалар җырлары, шатлыклы көлүләр яңгырый. Ямьле Җәй, бу искиткеч бәйрәм көне кебек якты биттән башлана. 1 июнь көнне Айдар авыл ял паркында,мәдәният йорты һәм китапханәче балалар өчен бәйрәм чарасы оештырды.Төрле конкурслар, татар халкының милли уеннары,чабышлар,туплы уеннар белән беррәттән, 2022 елда Халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы уңаеннан "Иң матур татар киеме" конкурсы да игълан ителгән иде . Бәйрәм азагында балаларга тәм- томнар таратылды.Чарага җыелган һәр бала, көне буена җитәрлек көч һәм күңел күтәренкелеге алып таралышты.
1 июнь – Балаларны яклау көне-бәхетле балачак бәйрәме. Б көнне һәркайда балалар җырлары, шатлыклы көлүләр яңгырый. Җәй, бу искиткеч бәйрәм көне кебек якты биттән башлана. Шәтке мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре " Бәхет, кояш, дуслык - менә нәрсә ул балачак!”дип исемләнгән мәктәп яны лагереның урта һәм кече төркемнәрендә йөрүче балалар белән күңелле кичә үткәрделәр. Балалар танып-белү викторинасы сорауларына җавап бирделәр, табышмакларга җавап бирделәр, шигырьләр сөйләделәр, дуслык, бәхет һәм тынычлык турында җырлар башкардылар, төрле уеннар уйнадылар. Көне буе мәйданчыкта "Җәйге китапханә" эшләде.