Балаларны яклау көне — бөтен дөнья буенча үткәрелә торган иң борынгы халыкара бәйрәмнәрнең берсе. Шул уңайдан, Казаклар авыл клубы белән берлектә Казаклар авыл китапханәсе, Олы Кибәхуҗа мәдәният йорты балалар өчен “Балачак - күңелләрдә мәңге калачак” дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрде. Бәйрәмдә катнашучылар төрле конкурсларда, кызыклы һәм күңелле уеннарда, эстафеталарда катнаштылар. Бәйрәм барышында балалар татлы ризыклар белән сыйландылар һәм батутларда сикерделәр. Авыл үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән концерт карадылар. Бүгенге бәйрәм чарасыннан өлкәннәр дә, балалар да бик кәнәгать калдылар.