Халыкара балаларны яклау көне ел саен дөньяның 30 дан артык илендә билгеләп үтелә һәм халыкара бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Бәйрәм уңаеннан Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән «Балачак илендә»исеме астында табигатькә экскурсия оештырдылар.Табигать кочагында балалар кошлар җырлавын тыңладылар, күркәләр җыйдылар, хайваннарны күзәттеләр. Бик күп кызыклы пейзажларны фотога төшерделәр. Шулай итеп без табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбиялибез. Балаларның табигать турындагы белемнәрен арттырабыз, тулыландырабыз. Туган як табигате турында балачакта алган хис-кичерешләр еш кына гомер буе истә кала. Алар балаларда туган ягыбызга карата мәхәббәт хисе уята, соңрак ул туган илгә карата тирәнрәк мәхәббәт хисенә әверелә.