1 июнь – Балаларны яклау көне-бәхетле балачак бәйрәме

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

1 июнь – Балаларны яклау көне-бәхетле балачак бәйрәме. Б көнне һәркайда балалар җырлары, шатлыклы көлүләр яңгырый. Җәй, бу искиткеч бәйрәм көне кебек якты биттән башлана. Шәтке мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре " Бәхет, кояш, дуслык - менә нәрсә ул балачак!”дип исемләнгән  мәктәп яны лагереның урта һәм кече төркемнәрендә  йөрүче балалар белән күңелле кичә үткәрделәр. Балалар танып-белү викторинасы сорауларына җавап бирделәр, табышмакларга җавап бирделәр, шигырьләр сөйләделәр, дуслык, бәхет һәм тынычлык турында җырлар башкардылар, төрле уеннар уйнадылар. Көне буе мәйданчыкта "Җәйге китапханә" эшләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International