Караширмә авылында балалар бәйрәме

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Балалар – тормышыбызның бар мәгънәсе һәм илһам чыганагы. Аларның мәрхәмәтле, кешелекле һәм иң мөһиме – сәламәт булып үсүенә ата-аналар, балалар бакчасы, мәктәп, гомумән, җәмәгатьчелек бурычлы. Районыбыз данын төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда һәм спорт ярышларында яклаган балаларыбызның уңышлары белән без чиксез горурланабыз. 1 июнь көнне Караширмә авылы клубы каршында балалар көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды. Бу чарада актив катнашкан кешеләргә чиксез рәхмәтлемен. Аларга эшләрендә зур уңышлар телисем килә. Кадерле балалар, сәламәт, акыллы, белемле һәм игелекле булып үсегез! Сез - безнең киләчәгебез, якты өметебез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International