Бүгенге көндә китапханәләр алдында торган бурычларның берсе - гаилә белән китап уку кебек күркәм гадәтне яңарту.

2022 елның 4 июне, шимбә

Алан авылы китапханәсе дә бу юнәлештә актив эш алып бара.
Укуга караш, кызыксыну иң беренче гаиләдә тәрбияләнә. Чөнки иң беренче китабын бала өйдә - әти-әни кулында күрә. Беренче әкиятләрне дә әти-әни авызыннан ишетә.
Гаилә һәм китапханә арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту, әдәби образлар аша балаларны тәрбияләүнең әһәмиятен төшендерү, гаиләдә бергәләп китап укуның файдалы якларын ачу максатыннан "Китаплы гаилә - бәхетле гаилә" дип исемләнгән уен-дәрес үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International