17 майда - Халыкара балалар ышаныч телефоны көне билгеләп үтелә. Балалар ышаныч телефоны - авыр тормыш вәзгыятендә калып, нинди дә булса сәбәпләр аркасында якыннарына һәм танышларына таяна алмаган балаларга һәм яшүсмерләргә ашыгыч психологик ярдәм күрсәтүнең түләүсез аноним хезмәте ул. 19 май көнне Айдар авыл китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән «Балалар ышаныч телефонына “Әйе” дип әйтәләр” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Китапханәче ышаныч телефонының барлыкка килү тарихы, балалар бу телефонга ни сәбәпле ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алулары турында сөйләде. Очрашу ахырында балаларга ышаныч телефоны номеры язылган визиткалар таратылды.