2022нче елның 19 май көнне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Татарстан Республикасы комсомол ветераннары берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә Пионериянең 100 еллык юбилеена багышланган, пионерлар хәрәкәте ветераннарын чакырып, республика күләмендә зур җыен уздырды. Чара « Россия-минем тарихым» тарихи паркы базасында узды. Әлеге тарихи вакыйгада балалар иҗат үзәге директоры Мәхмүтова Зөлфия Шамил кызы, балалар иҗтимагый оешмалары белән эшләү буенча методист Закирова Сәйдә Рәшит кызы, Үзәк урта мәктәбенең педагог-оештыручысы һәм район балалар иҗтимагый оешмалары берлеге активисты Давлетшина Мәрьям (Олы Мәтәскә урта мәктәбе) катнаштылар.