16-22 май көннәрендә Айдар авыл китапханәсендә бу мөһим вакыйгага багышлап китап укучылар игътибарына "Дин: тамырларга кайту" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.
Күргәзмә Идел буе Болгарстаны турындагы әдәбиятны, тарихи басмаларны, Ислам диненә багышланган уку әсбапларын үз эченә ала. Әлеге китаплар белән беррәттән, әдәп-әхлакка өндәгән матур әдәбиятка да урын бирелгән. Ислам динен, иң беренче булып, Болгар җиренә алып килгән 3 сәхәбәнең безнең җирлеккә аяк басулары, танышуларын мавыктыргыч төстә сурәтләгән “Ибн Фазланның сәяхәте” дигән китапны да укырга тәкъдим ителә.